Татарстанда тагын 70 инвалид һәм ятим баланы дистанцион рәвештә уку өчен планшетлар белән тәэмин иттеләр

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Дистанцион уку өчен планшетларны «Ярдәм» фонды һәм «Игелекле Казан» проекты карамагында булган 70 инвалид балага, ятим һәм аз керемле гаиләләргә тапшырдылар. Техника өчен Илсур Метшин шәхси акчаларын түләгән.

Барлыгы социаль яклауга мохтаҗ 170 балага ярдәм итәчәкләр - алар махсус тренажерлар, тернәкләндерү җиһазлары, велосипедлар һәм коляскалар алачак.
Видеоэлемтә вакытында балалар мэрны туган көне белән котладылар, аңа гаиләсендә һәм хезмәтендә озын гомер һәм бәхет теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International