Яшел Үзәннең 20нче балалар бакчасы үзизоляция шартларында да белем бирү процессын туктатмаган. Барлык төркемнәр дә танып белү, сөйләм, физик тәрбия биремнәрен үтәгән.
Балалар уйный, физик күнегүләр ясый, бер-берсен туган көннәре белән котлый, әти-ниләре һәм тәрбиячеләр белән бергә хикәя, әкият укый, шигырьләр өйрәнә.