Мәгариф министрлыгы төбәкләргә, Россия Федерациясе субъектларының барлык мөмкинлекләрен кулланып, авыр тормыш хәлендә калган һәм бу чорда дәүләт ярдәменә аеруча мохтаҗ булган балаларга аерым игътибар биреп, балалар ялын оештыру өчен кирәкле чаралар булдыруны тәкъдим итте.
Төбәкләргә килеп туган эпидемиологик вәзгыятьне күздә тотып, балалар ялы лагерьларында өстәмә санитар-эпидемиологик чаралар үткәрү буенча чаралар комплексы эшләргә, аларны һава, контактсыз термометрлар, антисептик һәм дезинфекцияле чаралары белән тәэмин итәргә, шулай ук сменалар үткәрү чорында хезмәткәрләрнең һәм балаларның сәламәтлеге торышын медицина контролен көчәйтүне күздә тотарга тәкъдим ителде.
Җәйге балалар ялы кампаниясе башлану турындагы карарны һәр регион, эпидемиологик вәзгыятьтән чыгып, тиешле чаралар турында Мәгариф министрлыгына хәбәр итеп, мөстәкыйль кабул итәчәк.