Үзизоляция режимы вакытында нинди онлайн-проектлар укырга ярдәм итәчәк

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Өй эше буенча киңәш кирәкме? Уку программасыннан артта калганны сизәсеңме, ә ярдәм итүче юкмы? Катлаулы формулаларда, терминнарда һәм даталарда буталдыңмы? "Россия мәктәп укучылары хәрәкәте" (РДШ) "Задачка со звездочкой" проектын эшләтеп җибәрде.
Остазлар балаларга катлаулы мәсьәләләрне җиңәргә ярдәм итәчәк.
Остазлар командасы - актив студентлар һәм өлкән сыйныф укучылары - бөтен ил буенча балаларга өйдә уку вакытында программаның гади булмаган материалын үтәргә ярдәм итәчәк. "ВКонтакте" социаль челтәрендә һәр төбәк өчен мәктәп проблемалары буенча сораулар бирә ала торган төркемнәр булдырыла. Һәр сыйныф өчен - 5 нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка - аерым әңгәмә ясала. Аңа нәрсә борчуы хакында язарга мөмкин. Сыйныфны сайла, группага кер, сора!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International