РИА Новости карамагында булган "Фоксфорд" онлайн-мәктәбе тикшеренүе күрсәтүенчә, Россия укучылары изоляция чорында математика, физика, география һәм тарих дәресләре белән кызыксына.
Март уртасында "Фоксфорд" укучыларга мәктәп программасы буенча бушлай дәресләргә керү мөмкинлеген ачты. Инициативадан Россиянең барлык 85 төбәгеннән һәм 30дан артык илдән 2,1 миллион мәктәп укучысы файдаланды, шул исәптән Украина, Белоруссия, Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан, Латвия, АКШ, Молдавия, Израиль.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, 11 сыйныф укучылары арасында популяр фәннәр өчлегендә физика (32%), математика (28%), тарих (24%), 10 сыйныф укучыларында математика (36%), физика (36%), биология (24%), тугызынчы сыйныф укучыларында математика (40%), физика (32%) һәм география (32%) булган. Бишенче-сигезенче сыйныф укучылары еш кына математика, тарих һәм география белән кызыксынган.