"Артек" Халыкара балалар үзәге "Хәтер һәм дан вакыты" масштаблы онлайн-проекты башлануы турында игълан итә, ул төрле илләрдән балаларны һәм өлкәннәрне берләштерәчәк.
Ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган танып-белү программаларын һәм чараларны үз эченә ала.
Катнашучылар ветераннарга котлаулар әзерли, «Георгий тасмасы» һәм «Үлемсез полк» акцияләренә кушыла, Халыкара балалар үзәге һәм Кырымның сугышчан дан урыннары буенча виртуаль экскурсияләрдә катнаша, профильле отрядлар эшчәнлеге белән таныша алачак.