Ветераннар һәм яшьләр Хәтер һәм дан елында буыннар бәйләнешен ныгытуга юнәлтелгән конкурсларда катнашырга чакырыла

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Россия Мәгариф министрлыгы «Буыннар эстафетасы» Бөтенроссия проекты кысаларында Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы ярдәме белән уздырыла торган конкурсларда катнашырга чакыра: «ТӘҖРИБӘ.ЭСТАФЕТА.КИЛӘЧӘК» II Бөтенроссия ветеран-остазлар конкурсы, «Янәшәдә яшәүче геройлар» IV Бөтенроссия мотиваторлар һәм видеороликлар конкурсы, «Остаз күзләре белән» II Бөтенроссия фотоконкурсы.

"ТӘҖРИБӘ.ЭСТАФЕТА.КИЛӘЧӘК" Бөтенроссия иң яхшы ветеран-остазлар конкурсы ветераннар берләшмәсенең игътибарын остазлык системасын торгызуга җәлеп итү, илдә остазлыкның иң яхшы тәҗрибәсен тарату өчен юнәлтелгән. Конкурста балалар һәм яшьләр белән остазлык алып баручы өлкән буын мәнфәгатьләрен яклаучы оешма әгъзалары (ветераннар) катнаша ала.

Конкурсларда катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат - проектның рәсми сайтындагы нигезләмәләрдә. Конкурсларны оештыру һәм үткәрү буенча сорауларны shevstvo@mail.ru электрон почтасы аша һәм  7 (906) 739-36-82 телефоны буенча төбәкләр белән эшләү бүлеге белгече Блинова Наталья Сергеевнага бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International