Иннополис Университетының Җәйге проект мәктәбенә теркәлү ачылды

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Быел смена ике аерым форматка бүленә: дистанцион рәвештә 22 июньнән 3 июльгә кадәр һәм урында үткәрелә торган - 26 июльдән 8 августка кадәр. Шул ук вакытта кандидатлар,  бер конкурс сайлавын узып, ике сменада да катнаша алачак.
Проект мәктәбендә 9-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Алар 2-3 кешедән торган командада остазлар белән индустриаль проектлар өстендә эшләячәк. Остазлар һәрвакыт мәктәп укучылары янында була, аларга ярдәм итә, аңлаешсыз моментларны аңлата, башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерә.
Җәйге проект мәктәбе көндезге форматта 2 белем бирү блогы аша узачак. 1 июньгә кадәр кандидатларга Stepik ID алырга һәм, көндезге сменада катнашу өчен финтех яки проект профиле сайлап, проект мәктәбе сайтында гариза бирергә кирәк. Шуннан соң программалаштыру һәм мотивацион хат язып, 10 июньгә кадәр сайлап алуны узарга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International