Валентина Матвиенко: "Даими дистанцион укуга күчү булмаячак"

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко укучыларны һәм аларның әти-әниләрен тынычландырды: төп форма буларак дистанцион белем кертү мәсьәләсе көн тәртибендә тормый.
Коронавирус таралу куркынычы аркасында Россия мәктәпләрендә дистанцион белем бирү кертелгәннән бирле ата-аналар чатлары тынычсызлыктан кайный. Интернетта хәтта даими нигездә онлайн мәктәпләр булдырмау таләбе белән петиция дә барлыкка килде. Россия мәгариф академиясенең Яшь физиологиясе институты укучылар һәм ата-аналар арасында дистанцион укуга карата мөнәсәбәт буенча үткәргән сораштыру да ышаныч өстәмәде. Анкеталарда тискәре җавап варианты булмаган.

Дистанцион уку - укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә, ата-аналар өчен дә авыр, шуңа күрә аңа карата мондый эмоциональ мөнәсәбәтне аңларга кыен түгел, дип билгеләп үтте дүшәмбе онлайн-брифинг барышында Федерация Советы башлыгы. Вәзгыятьне драмалаштырырга нигез юк, дип белдерде Валентина Матвиенко. "Бу тема гомумән каралмый. Гомуми стационар белем бирүне дистанцион укыту белән алмаштырырга - ышаныгыз, бу мөмкин түгел, ярамый, һәм мондый карарларны беркем дә кабул итәргә планлаштырмый", - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International