Татарстанның урта һөнәри белем бирү оешмалары 19 майдан укуны өлешчә көндезге форматта дәвам итә алачак.
Хәзерге вакытта илдә һәм республикабызда халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итүне регламентлаучы норматив-хокукый актлар нигезендә, вирустан саклану буенча тиешле процедуралар һәм чараларны үтәгән очракта, урта һөнәри белем бирү оешмаларында укыту процессын өлешчә көндезге режимга күчерергә рөхсәт ителә.
Һөнәри белем бирү оешмасы «белем бирү программаларының аерым структур өлешләре» өчен көндез укыту процессын яңадан башлау турында үзе карар кабул итә. Бу очракта муниципаль берәмлектәге эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алырга һәм барлык санитар-эпидемиологик чараларны үтәргә кирәк.
Техникум һәм көллиятләр уку елы елдагыча 30 июньдә тәмамланачак.