Яшел Үзән районының Новониколаевский бистәсендә яңа балалар бакчасы ачылды

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Биш ел буе новониколаевлылар бистәдә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе барлыкка килүен иске бакчаны таратканнан бирле көткән. Ата-аналарга балаларын якын-тирәдәге бакчаларга - Осиновога, Казанга йөртергә туры килгән. 

«Умка» яңа балалар бакчасы 80 урынга исәпләнгән, монда 4 төркем эшлиячәк. Балаларга уңайлы булсын өчен татар теле дәресләре өчен универсаль класс, спорт һәм музыка заллары, медицина блогы җиһазландырылган. Саф һавада йөрү өчен заманча мәйданчык та булдырылган. Шулай ук мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар.

Балалар бакчасын ачу тантанасында Татарстан премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты. Ул бистә халкын истәлекле вакыйга белән котлады, балаларга яңа бакчага бик теләп йөрүләрен теләде һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе җитәкчелегенә 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International