Акция, "Тарихи хәтер" проекты кысаларында, Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү, яшьләргә тарихи белем һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан оештырыла.
Россиядә чара 3 сентябрьдә узачак. Бу дата очраклы гына сайланмаган – бу көнне, моннан 75 ел элек, Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган.
Безнең илдә акциядә катнашучылар өчен бер меңнән артык мәйданчык ачылачак. Моннан тыш, “Җиңү диктанты”н дөньяның 75 илендә язачаклар. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы темасына әфганчылар, иранлылар, һиндстанлылар беренче тапкыр үзләренең белемнәрен күрсәтәчәк.
Диктантның асылы тест форматында 20 сорауга 45 минут эчендә җавап бирүдән гыйбарәт.
Диктант нәтиҗәләре якын арада билгеле булачак. Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләр көтә.