"Иң яхшы мәдәни көндәлек" конкурсында 216 укучы җиңүче булды

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

"Иң яхшы мәдәни көндәлек" конкурсы нәтиҗәләре буенча 216 татарстанлы узган уку елында иң мәдәниятле мәктәп укучылары булды.

2019-2020 ел нәтиҗәләре буенча "Иң яхшы мәдәни көндәлек" номинациясендә җиңүче 216 укучы һәм "Иң мәдәниятле ата-ана" номинациясендә җиңүче 53 ата-ана билгеләнде. 

"Укучының мәдәни көндәлеге" проекты 2014 елда булдырылды һәм шуннан бирле ел саен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов химаясендә уза.

www.культурныйдневник.рф порталында укучылар музейларга, театрларга, китапханәләргә, мәдәни-массакүләм чараларга барулары турында яза, мәдәни вакыйгалар белән таныша һәм конкурсларда катнаша ала. Хәзер порталда 84 меңнән артык кулланучы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International