Татарстаннан «Эверест» студентлар педагогик отряды Россиядә иң яхшысы дип табылды

2020 елның 9 октябре, җомга

2 октябрьдән 4 октябрьгә кадәр Краснодар краенда «Сириус» Фән һәм сәнгать паркында Студентлар педагогик отрядларының VII Бөтенроссия форумы узды.

Чара Россиянең 55 төбәгеннән килгән студентлар отрядлары һәм яшүсмерләр хезмәт отрядлары әгъзалары, балалар ялын оештыру һәм аларны сәламәтләндерү оешмалары хезмәткәрләре, Бөтенроссия балалар үзәкләре һәм мәгариф оешмалары вәкилләре катнашында узды.

Форум кысаларында шулай ук «Иң яхшы студентлар педагогик отряды» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының һәм «Иң яхшы вожатый» Бөтенроссия конкурсының чираттагы этабы узды. Быел иң яхшылары исеме өчен 14 педотряд көрәште. Конкурсны оештыручылар алар өчен түгәрәк өстәлләр, дискуссия мәйданчыклары һәм башка бик күп чаралар уздырды.  Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстаннан “Эверест” урта һөнәри белем бирү оешмасы отряды иң яхшы студентлар педагогик отряды дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International