Яңартылган федераль исемлеккә 1555 дәреслек кертелгән

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Мәгариф министрлыгы илнең аккредитацияләнгән мәктәпләрендә һәм көллиятләрендә куллану өчен рөхсәт ителгән һәм тәкъдим ителгән ике өлештән торган дәреслекләр исемлеген бастырды. Бу исемлек биш ел дәвамында актуаль булачак.  Элек мондый исемлекләрне бастырганда аларның гамәлдә булу вакыты чикләнми иде.

Исемлеккә башлангыч (1-4 нче сыйныфлар), төп (5-9 нчы сыйныфлар) һәм урта гомуми белем бирү (10-11 нче сыйныфлар) предметлары буенча дәреслекләр керде. Алар белем бирү предметлары һәм класслары, авторлар, нәшриятлар буенча төркемләнгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International