Россия Мәгариф министрлыгы "Минем дустанә сыйныфым" акциясен башлап җибәрә

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

12 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр социаль челтәрләрдә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Минем дустанә сыйныфым» акциясе узачак. Чара укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә, педагогик хезмәт белән кызыксыну формалаштыруга, шулай ук педагогларның һәм укучыларның уртак иҗатын мотивацияләүгә юнәлтелгән.

Соңгы ике елда педагоглар үткәргән иң гадәти булмаган һәм креатив чаралар турында ВКонтакте яки Instagram социаль челтәрләрендә сөйләргә, ә аннары "Минем дустанә сыйныфым" акциясендә катнашу  өчен гариза җибәрергә кирәк,  аны https://edu.gov.ru/class/ сылтамасы буенча күчеп табарга була.

Акциядә Россия гомуми белем бирү оешмаларының 5-11 сыйныф укытучылары катнаша ала. Акциядә катнашу өчен социаль челтәрләрдә #мойдружныйкласс, #минпросвещениярф хештегларын куярга кирәк, аккаунт ачык булырга тиеш, шулай ук социаль челтәрләрдә Мәгариф министрлыгының рәсми аккаунтларына язылырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International