"Җиңү диктанты - 2020" акциясендә миллионнан артык кеше катнашкан

2020 елның 9 октябре, җомга

ТАССта 3 сентябрьдә узган "Җиңү диктанты - 2020" акциясенә йомгак ясауга багышланган матбугат конференциясе узды. Матбугат конференциясендә Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов катнашты.

Ул барлык оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм Мәгариф министрлыгы алга таба да балаларның тарихны өйрәнүгә кызыксынуын арттыруга, тарихи хәтерне саклауга юнәлдерелгән әлеге һәм башка акцияләрне үткәрәчәк, дип ассызыклады.

Министрның сүзләренә караганда, быел “Җиңү диктанты”нда урта белем бирү учреждениеләреннән 290 меңгә якын укучы катнашкан. Федераль дәрәҗәдә дә, төбәк дәрәҗәсендә дә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 272 укучы киләсе җәйдә югары уку йортына укырга кергәндә өстәмә балларга ия булачак.

Россиянең 16 төбәгеннән 20 кеше биремнәрне уңышлы үтәп акция җиңүчеләре дип табылган. Алар 2021 елда Мәскәүдәге Кызыл мәйданда узачак Җиңү парадына чакырылачак һәм призлар алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International