Казан энергокөллияте студентлары беренче тапкыр һөнәри квалификация имтиханын тапшырды

2020 елның 9 октябре, җомга

Казан энергетика көллияте базасында "Энергия" (Краснодар) электр энергетикасында квалификацияне бәяләү үзәге ярдәме белән квалификацияне бәйсез бәяләү өчен мәйданчык ачылды (НОК).

Көллият студентлары беренче тапкыр "Техник хезмәт күрсәтү һәм электр челтәрләрен автоматлаштыру буенча электромонтер, 3 квалификация дәрәҗәсе" һөнәре буенча квалификацияне бәйсез бәяләү формасында арадаш аттестация белән бәйле профессиональ имтихан тапшырдылар.

Имтихан ике этапта узды - теоретик һәм практик. Студентлар аны уңышлы тапшырды. Тиздән алар квалификация турында таныклык алачак, мәгълүматлары бәйсез бәяләү турындагы белешмәләрнең федераль реестрына кертеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International