28 октябрьдә Лениногорск нефть техникумында "Мәгълүмат һәм коммуникация технологияләре" өстенлекле компетенцияләр төркеме буенча 5 остаханә ачылачак.
Алар - киләсе компетенцияләр буенча технологик җиһазланган остаханәләр: "Веб-дизайн", "1С:Предприятие 8" платформасында бизнес өчен ИТ-чишелешләр", "Бизнес өчен программалар", "Компьютер уеннарын һәм мультимедиа кушымталарын эшләү", "Мобиль кушымталар эшләү".
Киләчәктә остаханәләр укучыларны заманча стандартлар һәм алдынгы технологияләр, шул исәптән "Ворлдскиллс Россия" стандартлары нигезендә гамәли әзерләүне тәэмин итәчәк.
Проект "Мәгариф" илкүләм проектының "Мәгарифне үстерү" дәүләт программасының "Яшь профессионаллар" федераль проектында "Матди-техник базаларының заманча таләпләргә туры килүен тәэмин итү максатларында һөнәри белем бирү оешмаларына дәүләт ярдәме" гранты кысаларында гамәлгә ашырыла.