9нчы сыйныфлар өчен Төп дәүләт имтиханы расписаниесе проекты тәкъдим ителде

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

2021 елда мәктәп укучылары өчен Төп дәүләт имтиханын (ТДИ) 20 апрельдән 1 июльгә кадәр үткәрү күздә тотыла, диелә норматив хокукый акт проектлары федераль порталында дөнья күргән расписание проектында. Тиешле документны РФ Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль агентлыгы (Рособрнадзор) әзерләгән. 

2021 елда ТДИ өч этапта (20 апрельдән 14 майга кадәр – вакытыннан алдагы чор, 21 майдан 1 июльгә кадәр – төп чор, 3-22 сентябрьдә – өстәмә чор) узар дип көтелә.

Вакытыннан алдагы чорны – математика, төп чорны чит телләр буенча имтиханнан башлау күздә тотыла.

Быел коронавирус пандемиясе аркасында IX сыйныфны тәмамлаучыларның имтиханнары булмады, аларга йомгаклау билгеләрен төп билгеләр нигезендә куйдылар.

Элегрәк шулай ук 2021 елда Бердәм дәүләт имтиханы расписаниесе проекты дөнья күргән иде. XI сыйныф укучылары имтиханны 22 марттан 1 июльгә кадәр тапшырыр дип көтелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International