3-4 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең 11нче, 8 нче, 4 нче урта мәктәпләре базасында ТР “Мәктәп волейбол лигасы” турниры кысаларында зона ярышлары узды.
3 октябрьдә ярышлар егетләр командалары арасында үтте. Уеннарда турнирның муниципаль этапларында җиңүче 6 мәктәп катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде: 1 урын - Актаныш муниципаль районының Татар Суыксу урта мәктәбе;
2 урын - Сарман муниципаль районының Җәлил урта мәктәбе;
3 урын - Яр Чаллы шәһәренең 1нче урта мәктәбе.
4 октябрьдә кызлар командалары арасында ярышлар узды. Уеннарда турнирның муниципаль этапларында җиңүче 8 мәктәп катнашты. Уен нәтиҗәләре:
1 урын - Сарман муниципаль районының Илексаз урта мәктәбе;
2 урын - Яр Чаллы шәһәренең 1 нче урта мәктәбе;
3 урын - Мамадыш муниципаль районының Түбән Ушмы урта мәктәбе.