Октябрьдә Россиянең 85 төбәгендә һәм дөньяның 80 илендә «Тере классика» Халыкара яшь нәфис сүз осталары конкурсына теркәлү башлана. Катнашучыларга яраткан әсәрләреннән өзек сайлап алырга һәм яттан матур итеп сөйләргә кирәк. Конкурс финалистлары «Артек» Халыкара балалар үзәгенә юлламалар алачак, ә суперфинал Мәскәүнең Кызыл мәйданында узачак.
Илнең иң масштаблы әдәби проектында катнашу өчен www.youngreaders.ru сайтында теркәлергә, бу хакта үзеңнең әдәбият һәм рус теле укытучысына хәбәр итәргә һәм мәктәп этабының кайчан үтәчәген белергә кирәк.
«Тере классика» бәйгесе яшүсмерләрнең иҗади сәләтен үстерү, китап уку традицяләрен яңарту, укучыларның рухи байлыкларын артыру, әдәби әсәрләр аркылы шәхси сыйфатларын, дөньяга карашлырын формалаштыруга омтылыш тәрбияләү максатыннан уздырыла.