9 октябрьдә Рособрнадзорның онлайн-консультацияләр сериясе кысаларында әдәбият буенча БДИ-2021 гә әзерләнүгә багышланган эфир узды. Әлеге предмет буенча имтихан эше һәм БДИга әзерлек үзенчәлекләре турында БДИның әдәбият буенча контроль үлчәү материалларын эшләү комиссиясе җитәкчесе, педагогия фәннәре докторы Сергей Зинин сөйләде.
Видеоконсультацияне турыдан-туры эфирда 10 меңгә якын кеше карады. Видеоязма Рособрнадзорның "ВКонтакте" социаль челтәрендәге һәм YouTubeтагы рәсми битләрендә урнаштырылган.
12 октябрьдә Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә БДИга әзерлек буенча онлайн-консультацияләр сериясе физика буенча имтихан эшен тикшерү белән дәвам итәчәк.