Фәрит Мөхәммәтшин Җиңү волонтерларына: «Сез дөньяны яхшырак итәсез»

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәте лидерлары белән очрашты. Дәүләт Советында узган очрашуда “Җиңү адымнары” проектына йомгак ясалды, шулай ук аның кысаларында уздырыла торган бәйгеләрдә җиңүчеләрне, волонтерлык хәрәкәте активистларын бүләкләделәр.

"Безнең республикада волонтерлык хәрәкәте шактый күптәннән барлыкка килде, һәм бүген сездән башка республика, Россия яки халыкара дәрәҗәдәге бер генә эре чараны да күз алдына китереп булмый, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, волонтерларга мөрәҗәгать итеп, - Татарстанда без беренчеләрдән булып волонтерларга ярдәм күрсәтүне яшьләр турындагы республика законында өстенлек дип билгеләдек. Нәтиҗәдә республикада көчле ирекле хәрәкәт формалашты. Сезнең эшчәнлегегез Татарстан Хөкүмәте һәм республиканың коммерциягә карамаган оешмалары грантлары белән бүләкләнә».

Гомумән алганда, волонтерлык хәрәкәте күп кенә дәүләт бурычларын хәл итүдә катнаша. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең үзәк штабы рәисе, РФ Конституциясенә төзәтмәләр әзерләү буенча эшче төркем әгъзасы Ольга Амельченкова Россия Федерациясе Хөкүмәтенең нәкъ менә волонтерлык эшчәнлегенә ярдәм чараларына карата өстәмә вәкаләтләре турындагы нигезләмәне Россиянең Төп законының 114 нче маддәсенә өстәргә тәкъдим итте. «Әлеге төзәтмә агымдагы елның җәендә бөтен халык тавыш бирүендә кабул ителде, без аны чын куңелдән хупладык», - диде Дәүләт Советы Рәисе.

Республика парламенты башлыгы әйтүенчә, коронавирус пандемиясе чоры волонтерлык хәрәкәтенең җитлеккәнлегенә чын имтихан һәм әлеге идеянең көченә ышанырга нигез  булган. "Бөтен республика буенча 5,5 меңнән артык ирекле катнашучы, дистәләгән партнерлар, 14 меңнән артык каралган  мөрәҗәгатьләр, - саннар шаккаттыра, - дип басым ясады ул, - ирекле хәрәкәт барлыкка килү чорында да, хәзер дә сез дөньяны яхшырак итү өчен бик зур тырышлык куясыз".

Дәүләт Советы Рәисе республика җитәкчелеге исеменнән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгында волонтерлык ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Бөек Ватан сугышында Татарстанда туып үскән 700 мең кеше катнашкан - республикадагы халыкның дүрттән бер өлеше диярлек - аларның һәр икенчесе яу кырында ятып кала.

"Сугышта катнашучылар белән очрашу, алар белән сөйләшү, канлы сугыш турында дөреслекне белү һәм аны киләсе буыннарга тапшыру, дөньяны фашизмнан азат иткән җиңүчеләр буыны белән аралашу мөһим", - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, - "Җиңү волонтерлары" - ул әләм түгел, фирма стиле түгел, яңгыравыклы лозунглар түгел, ә һәркемнең шәхси тарихы. Сез күп кенә яңа эш формалары таптыгыз - ветераннар турында кайгыртасыз, истәлекле урыннарны төзекләндерүдә ярдәм итәсез, гаиләләрнең тарихларын торгызасыз, күп төрле акцияләр уздырасыз. Болар барысы да сезнең инициатива".

“Бакчалар” һәм “Җиңү тәрәзәләре”, “Хәтер нуры”, ишегалларындагы концертлар, ветераннарны котлау акцияләре ярдәмендә Җиңү бәйрәме пандемиягә һәм гамәлдәге чикләүләргә карамастан үткәрелде.

Фәрит Мөхәммәтшин тарихи һәйкәлләрне саклау, аларны төзекләндерү эшендә дә волонтерларның зур ролен күрә. «Бүген безнең халыкның үлемсез батырлыгын саклап калу буенча дәүләтнең һәм җәмгыятьнең системалы гамәлләре зур әһәмияткә ия», - диде ул һәм Дәүләт Советы депутатларының  бу эштә актив катнашуын, күренекле татарстанлылар, сәяси һәм иҗтимагый эшлеклеләр җирләнгән урыннарны тәртипкә китерүләрен әйтеп узды. "Бу безнең тарихка, Татарстан үсеше эстафетасын безгә биргән кешеләргә карата мөнәсәбәтебез", - дип саный республика парламенты башлыгы.

Җиңү волонтерларының иң кирәкле проектларының берсе “Фронтовикларга телефон”  акциясе булды. Федераль проект кысаларында Татарстанда сугыш ветераннарына 868 мобиль телефон тапшырылды. Телефоннар өлкән буын кешеләре өчен тулысынча җайлаштырылган, аларда - эре төймәләр һәм көчле элемтә, ашыгыч хезмәтләр җыелмасы системасы көйләнгән.

“Фронтовикларга телефон” акциясе республикада актив эшләде, аның ярдәмендә без Җиңү көнендә ветераннарыбызга чын-чынлап бәйрәм кәефен бүләк итә алдык”, - диде Социаль сәясәт комитеты рәисе, “Бердәм Россия” партиясе тарафдарларының төбәк Советы җитәкчесе Светлана Захарова. Светлана Захарова актив гражданнар позициясе өчен волонтерларга аерым рәхмәт белдерде. "Сез ихлас күңелдән өлкән буынның тормыш сыйфаты яхшырсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә омтыласыз", - диде ул.

Акциягә Дәүләт Советы Рәисе дә югары бәя бирде. Ул шулай ук волонтерларны беркем дә читтә калмасын өчен ветераннарга телефоннарны тиз арада тапшырып бетерергә кирәклеген искәртте. 

«Җиңү адымнары» республика проекты соңгы өч ел дәвамында Татарстанда гамәлгә ашырыла. Быел ул 42 муниципаль районны колачлады, проектта 211 гомуми белем бирү учреждениесеннән 1,5 меңнән артык укучы катнашты. Уңайсыз санитар-эпидемиологик вәзгыять һәм яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында проектның күп чаралары онлайн режимда узды.

16 апрельдән 9 майга кадәр укучылар атна саен республика («Җиңү хаты», «Тынлык белән сөйләшәбез», «Җиңү Вальсы», «Җиңү рекорды», «Җиңү рекорды», «Минем гаилә реликвиясе»), шулай ук бөтенроссия һәм халыкара акцияләр кысаларында («Җиңү тәрәзәләре», «Җиңү фонариклары», «Георгий тасмасы»,  «Сугыш һәм тынычлык», «Хәтер бакчасы») ветераннарга ярдәм итүдә бер адым ясадылар.

«Бүген безнең оешмада 21 меңнән артык активист бар, хәрәкәт оешуга  инде биш ел булды, - ди «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәте рәисе Азат Идрисов, – безнең төп бурыч – ветераннарны хөрмәт итү традицияләрен киләсе буыннарга тапшыру». 

Чарада РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, республика Яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов, ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International