"Президент ярышлары" һәм "Президент спорт уеннары" мәктәп укучылары ярышларының бөтенроссия этаплары 10 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр беренче тапкыр онлайн-форматта узачак.
Ярышларның бөтенроссия этапларында 83 төбәктән командалар катнашачак. Конкурс дүрт этапта үткәрелә: мәктәп, муниципаль, төбәк һәм бөтенроссия.
Исегезгә төшерәбез, "Президент ярышлары" һәм "Президент спорт уеннары" Россия укучылары арасында иң массакүләм спорт чаралары дип танылды. Ел саен "Президент ярышлары" мәктәп этабында 11 миллионнан артык , ә "Президент спорт уеннары"нда - 6 миллионнан артык укучы катнаша.