"Зур тәнәфес" конкурсының яңа тематик атнасы сәнгатьтәге һәм музей эшчәнлегендәге заманча технологияләргә багышлана

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

12 октябрьдә "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Зур тәнәфес" мәктәп укучылары Бөтенроссия конкурсы бергәлегендә "Яңа цифрлы музей" дигән тематик атналык старт алды. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

12 октябрьдә атнаны "Гараж" заманча сәнгать музееннан онлайн-лекторияләр ачып җибәрә. "Гараж" гавами программасы кураторы Анастасия Митюшина «Музейны заманча һәм кызыклы итәргә» темасына стрим үткәрәчәк. Конкурста катнашучылар музейның сәнгать әсәрләрен күрсәтү урыны гына түгел, ә халык алдында популяр мәйданчык та булырга мөмкин икәнлеген беләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International