Татарстан укучыларын торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен белү буенча кибертурнирда катнашырга чакыралар

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

Татарстанда мәктәп укучылары арасында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен белүгә ярыш узачак. «ЖЭКА» уены буенча Кибертурнирны ТКХ фонды, ТР Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә төбәк җәмәгать контроле үзәге һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрә.

Ярышларга түбәндәге категория катнашучылар чакырыла:

- Татарстан Республикасы субъектларының гомуми белем бирү оешмалары укучылары (12 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар);

- Татарстан Республикасы субъектларының гомуми белем һәм һөнәри белем бирү оешмалары (15 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар) укучылары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International