Мәгариф министрлыгы педагогик югары уку йортларына укырга керүчеләр өчен БДИ-2021 минималь балларын билгеләде

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

Россия Мәгариф министрлыгы федераль педагогик югары уку йортларына керү өчен БДИның минималь балларын билгели торган боерыкны бастырды. Биредә 33 уку йорты турында сүз бара. 

Кимендә нинди  баллар кирәк булачак? Алар югары уку йортына карап аерыла ала. Мәсәлән, Алтай дәүләт гуманитар-педагогия университетына укырга керү өчен өч предмет буенча БДИ нәтиҗәләре кирәк: рус теле - 40, математика - 39, биология - 40.

Шул ук "Психология" юнәлеше буенча, тик Мәскәү дәүләт педагогика университетына укырга керү өчен башка предметлар кирәк. Минималь баллар да югарырак: рус теле - 45, биология - 40, җәмгыять белеме - 45. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International