Экспертлар мәгълүматларына караганда, укытучылар арасында һөнәри яктан үтә дә нык талчыгу хәтта эшкуарлар арасындагыдан да күбрәк икән. Гәрчә бизнес мәктәпкә караганда "авыр" мохит саналса да. Тик бизнеста хезмәткәрләрнең 50%ы, ә укытучылар арасында 75%ы нык талчыга - “яна”. Шул ук вакытта педагогларның 38% ы мондый “яну”ның кискен фазасында тора. Мәктәпкә бу нәрсә белән яный соң, бу уңайдан укытучыга кем һәм ничек ярдәм итә ала? Бу хакта Ирина Савицкая Яндексның үсеш юнәлеше җитәкчесе менә ниләр сөйләде.
Ирина, нәрсә ул эштә “яну?
Ирина Савицкая: яну – эмоциональ, физик һәм ихтыярый ресурслар бетү халәте. Кеше бу халәттә эш белән бәйле күп кенә тискәре кичерешләр кичерә: укучыларга карата мөнәсәбәт үзгәрә, ә иртә эш көнендә игелекле булудан туктый. “Яну” төрле нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, хәтта үз профессиональ бурычларын үти алмаганга кадәр ― ә бу теләсә кайсы кеше куркыныч хәл, укытучы өчен бигрәк тә. “Яну” сәламәтлек торышының сизелерлек начараюына һәм кәефнең кимүенә генә түгел, эштәге хаталарга да китерә.
Мондый хәлгә нәрсә китерә?
Ирина Савицкая: Проблема шунда ки, стресстан аермалы буларак, факторлар комплексы януга китерә, аның, кагыйдә буларак, бер-ике сәбәбе бар, һәм алар - өслектә. Яну-кешегә озак вакытлар тышкы һәм эчке факторлар йогынты ясый торган тарих, кайчагында хәтта үзе өчен дә аңлашылып бетми торганнары да. Укытучылар өчен бу даими артык йөкләнеш, мәктәптә кабул ителә торган карарларга йогынты ясау мөмкинлеге булмау, ата-аналар тарафыннан даими ышанычсызлык һәм аңлашылмаучанлык булган вәзгыять. Эчтән "басым ясый" торганнары да бар: эмоциональ тотрыксызлык, артык перфекционизм, теләсә нинди үзгәрешләргә бәйле киеренкелек.
Укытучылар “яну”га тәэсир итә торган нинди факторларны билгеләп үтте?
Ирина Савицкая: педагогларның януына барыннан да бигрәк эш шартларыннан канәгатьсезлек, карьерадагы үзгәрешләр өчен яңа кызыклы бурычлар һәм мөмкинлекләр җитмәү тәэсир итә.
Шунысы кызык, шартлар белән канәгатьсезлек стаж белән арта гына бара, бу, мөгаен, ике сәбәп белән бәйледер:
1. мәктәптә эшли башлаган яшь укытучы аны кая барганын һәм нинди эш шартлары көткәнен аңлый, шуңа күрә биредә аның өчен сюрприз юк. Әмма еллар узу белән катлаулы шартлардан арыганлык туплана, бу канәгатьсезлек артуга китерә;
2. соңгы 2-3 елда зур стажлы укытучылар электрон журналларга күчү, цифрлы инструментларны эшкә кертү һәм башкалар белән очрашты, һәм бу шактый катлаулы тәҗрибә, миңа калса, шулай ук эш шартларыннан канәгатьсезлеккә китерә.
Укытучылар күпләп “яну” ситуациясенә кем һәм ничек җавап бирергә тиеш?
Ирина Савицкая: Кызганычка, мин хәзер педагоглар “яну”ны кисәтү һәм киметү өчен эшләнгән, ил дәрәҗәсендә системалы карарлар бар дип әйтә алмыйм. Шуңа күрә бөтен өмет мәктәп директорларына. Нәрсә эшләргә? Норматив документларда укытучылар өчен өстәмә түләү мөмкинлеген эзләргә. Укытучының нормаль эшләү һәм акча эшләү мөмкинлеге булсын өчен, йөкләнешне тигез һәм дөрес бүлү. Укытучыларны ешрак педсоветларда һәм тәҗрибә уртаклашу чараларында чыгыш ясарга чакырырга: һәркемнең үз-үзләрен күрсәтү, үз тәҗрибәсен төрле мәктәпләргә трансляцияләү мөмкинлеге булырга тиеш. Бу укытучыларга үзләрен уңышлы хис итәргә һәм мәктәптә һәр укытучының казанышлары мөһим булган ситуацияне сакларга ярдәм итәчәк. Укытучыны тагын бер кат мактап алу, аның турында линейкада сөйләү, стендка фотосын элү мөһим. Яхшы директорлар педагогларда ихтыяҗ, уңышлылык, әһәмиятлелек хисе тудыра.
Пандемия һәм дистанцион белем бирү укытучыларның халәтенә ничек йогынты ясады?
Ирина Савицкая: Укытучы һәрхәлдә ниндидер билгесезлек һәм стресс халәтенә эләкте. Урта статистик педагог – үз һөнәри тормышының күп өлешен процесслары, аңлаешлы процедуралары һәм инструментлары ныклап урнашкан мәгариф оешмаларында үткәргән кеше. Пандемия боларның барысын да бер мизгелдә сызып атты. Һәм пандемия башланган вакытта төгәл инструкцияләр, рекомендацияләр, яңа шартларда эшләү өчен инструментлар җыелмасы җитмәде. Шул ук вакытта бөтен негатив укытучылар өстенә өелде – нервыланган укучылар, һәм аларның ата-аналары, хисаплар таләп итүче администрация. Педагогның бу хәл-халәттә эчке киеренкелеге дә, тышкы басымы да бар. Моннан тыш, укытучылар үз массасында – шактый яшьтәге кешеләр. Алар өчен коронавирус белән авыру куркынычы югарырак һәм сәламәтлек өчен борчылу да үз эзен калдыра. Бигрәк тә кечкенә шәһәрләрдә һәм авылларда мәктәпләр турында сүз барганда, анда медицина белән хәл катлаулы. Моңа читтән торып укудан канәгать булмаган ата-аналар ягыннан тискәре йогынтыларны өстәгез: дистант турындагы карарны кабул итүчеләр укытучылар түгел бит, ә әниләрнең һәм әтиләрнең ачуы еш кына нәкъ менә аларга югәлтелә. Нәтиҗәдә, болар барысы да укытучылар өчен гаять зур басым булып тора. Мин үз эшләрен яратучы, ким дигәндә, өч яхшы укытучыны беләм, тик киләсе елда хәл үзгәрмәсә, алар икенче эш эзләргә әзер.
Сезнең үзләренең киеренке халәтен аңлаган укытучыларга киңәшләрегез бармы ?
Ирина Савицкая: Беренчесе һәм иң мөһиме – бу уңайдан үзеңдә гаеп хисен кичермәү. Укытучылар, кагыйдә буларак, бу кешеләр – отличниклар, күпләр өчен бу тормыш чакыруы. Алар арыган, авыр булуын аңлагач та, беренче чиратта үзләрен гаеплиләр. Проблеманы кабул итә белергә һәм үзеңне гаепле итеп танудан читтә торырга. Икенчесе: нинди проблемаларны хәл итеп булуны, ә ниндиләрен чишелешсез икәнен аңларга тырышырга. Эштә сезгә иң мөһиме нәрсә икәнлеген төгәл аңларга кирәк, һәм, һөнәрендә бу җитми икән, моны тормышның башка өлкәләрендә дә компенсацияләргә тырышырга кирәк. Әгәр сезгә мәктәптә амбициоз бурычлар җитми икән, аларны сез шәхси тормышыгызда куя аласыз – әйтик, бер ел эчендә чит тел өйрәнергә яки һәр көнне бер-ике сәгатьне берәр төрле хоббига багышларга. Сез мәктәптә нәрсәнедер контрольдә тота алмыйсызмы? Үзегездән генә торганны мәктәптән тыш эшләп карагыз, әйтик, ял көнгә план төзегез һәм аны үтәгез. Әгәр сезгә кэштә администрация һәм ата-аналар сездән артык күпне өмет итә кебек тоелса, мәктәптшн тыш мохитта сездән бернинди кысалар һәм шартлар таләп итми торганны эшләргә тырышыгыз. Мәсәлән, "песиле видео" карарга. Кызык, әмма бу үз эшен эшли.
Россиядә укытучылар – гадәттәгечә "бернигә бернәрсәгә дә карамастан"эшләүчеләр. Бу безнең менталитетка салынган. Әмма чынлыкта педагог өчен үз-үзеңне саклау бик мөһим, чөнки аның торышы балаларда чагыла. Үз-үзеңне турында кайгырту – ул, ахыр чиктә, балалар турында кайгырту.