“Цифрлы мәктәп стандарты” нинди булачак?

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Укытучыларга – илебез операцион системасындагы планшетлар, укучыларга – сыйфатлы цифрлы дәресләргә үтеп керә алу мөмкинлеге, мәктәпләргә –Smart TV белән компьютерлар һәм телевизорлар, видеокүзәтү, Wi-Fi нокталары. Болар барысы да "Цифрлы мәктәп" стандартына керәчәк, аны Мәгариф министрлыгы белән Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының уртак боерыгы белән расларга тәкъдим ителә. Документ иҗтимагый фикер алышу өчен бастырып чыгарылган.

Анда мәктәпләрне нинди заманча җиһазлар белән җиһазландыру кирәклеге турында җентекләп язылган. Программа белән тәэмин ителеш һәм функцияләрдән башлап, компьютер һәм планшетлар экраннарының зурлыгына, аларның хәтер сыешлыгына,  USB-портлар санына һәм башка техник характеристикаларга кадәр. Коммутаторлар, контроллерлар, өзлексез ток чыганаклары, IP-камералар –  барлык инфраструктура "энәсеннән җебенә кадәр" язылган.

- Белем бирү оешмаларын Стандарт нигезендә җиһазлау, традицион сыйныф-дәресле укуга өстәп, электрон укыту инструментларын кулланырга мөмкинлек бирәчәк инфраструктура булдыруга юнәлтелгән, алар яшәү урынына карамастан, укучылар өчен белем бирү процессына тигез дәрәҗәдә керүне тәэмин итәчәк, – диелә документта.

Моның нәрсәсе кызык? Документ коры "техник бирем" генә түгел, ә максатларны да үз эченә ала. Ул шулай ук конкрет билгеләмәләр кертә, мәсәлән, нәрсә ул "цифрлы мәгариф контенты". Хәбәрдар булмаган кешеләр колагына киртләп куйыйк, бу – "цифрлы рәвештә тәкъдим ителгән укыту һәм тәрбия кылу  өчен материаллар  һәм тәрбия чаралары".

Мәктәпләрдә уку кабинетларының кимендә 25%ы  видео-конференц-элемтә чаралары, видеокүзәтү җайланмалары белән җиһазландырылачак.

Мәктәп кабинетларының кимендә 30% ында мәгълүматны сүрәтләү  чаралары (вариант буларак – проекторлар, Smart-TV телевизорлар, башка интерактив системалар) барлыкка киләчәк.

Һәр мәктәптә бердән дә ким булмаган  стационар һәм бер мобиль компьютер кабинеты булдыру күздә тотыла.

- Укытучыларның кимендә 60% ы белем бирү процессын тәэмин итү һәм педагогик эшчәнлек алып бару өчен шәхси җайланма белән тәэмин ителергә тиеш, – диелә документта.

Шул ук вакытта укытучылар ноутбук яки планшет белән тәэмин ителергә мөмкин. Планшетлар өчен техник характеристикаларда аларга "Россия мобиль операция системасы урнаштырылырга тиеш” дип язылган.

Ә барлык сыйныфларда, мәктәп китапханәсендә, укытучылар залында, актлар залында, ашханәдә, вестибюльдә, коридорларда, рекреацияләрдә  “ышанычлы” Wi-Fi зонасы тәэмин ителергә тиеш.

Бу барлык укытучылар һәм укучылар цифрлы белем бирү контенты белән эшләү өчен сервисларга үтеп керә алу мөмкинлегенә китерәчәк.

Менә тагын берничә мөһим максатлар:

- дәресләрнең кимендә 20% ы цифрлы белем бирү контентын кулланып үткәрелә;

- лаборатория һәм практик эшләрнең кимендә 10% интерактив электрон белем бирү материалларын, шул исәптән виртуаль лабораторияләр, симуляторлар һ. б. кулланып башкарыла;

- дәресләрнең кимендә 10% ы компьютер классын кулланып үткәрелә.

Документта аерым бүлек мәктәпләрдә куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү өчен кулланыла торган видеокүзәтү системасына багышланган. Ягъни БДИда.

- Видеоаналитика системасы тәүлек буе белем бирү процессына мониторинг ясарга, шулай ук кергән һәм чыккан кешеләрне танып белергә, онытылып калган предметларны, кешеләрнең туплануын, төтен һәм ут куркынычын контрольдә тотарга мөмкинлек бирергә тиеш, – диелә документта. – Мәгариф оешмасының видеорегистраторында һәм/яки серверында видеокамералардан мәгълүмат язуны һәм саклауны тәэмин итәргә кирәк.

Кайчан һәм кайсы мәктәпләрдә болар барысы да гамәлгә кертеләчәк? Бу урында 2020 елның декабрендә РФ Хөкүмәтенең "Цифрлы белем бирү мохитен гамәлгә кертү буенча эксперимент үткәрү турында"гы карары чыгуын искә төшерергә кирәк. Ул 2022 ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Мәгариф министрлыгында хәбәр итүләренчә, ТББҮнең  төп принциплары арасында – куркынычсызлык, ил технологияләренә өстенлек. Гамәлгә кую белән Мәгариф министрлыгы, министрлыклар, РФ субъектларының башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары шөгыльләнәчәк. Әлеге карар “Мәгариф” илкүләм  проектының “Цифрлы белем бирү мохите" федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Экспериментны Россиянең берничә төбәгендә эшләтеп җибәрү планлаштырыла (2020 елда 15 төбәкнең катнашуы турында фикер алышынды). Әмма киләчәктә, элегрәк мәгариф министрлыгында хәбәр ителгәнчә, 2024 елда "Цифрлы белем бирү мохите" кирәк булганда, бөтен ил буенча традиционга өстәп, заманча цифрлы белем бирү технологияләрен кулланырга мөмкинлек бирәчәк.

"Российская газета"да узган "Эшлекле иртәнге аш"та РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында 33 мең мәктәп кирәкле компьютер җиһазлары белән тәэмин ителәчәк. Бу – илнең барлык мәктәпләреннән дүрттән өч өлеше. 2021 ел ахырына кадәр илнең барлык мәктәпләрен югары тизлекле интернетка, шәһәр мәктәбе өчен 100 мегабит һәм авыл мәктәпләре өчен 50 мегабит тоташтыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International