Казанда яңа мәгариф учреждениеләре төзү һәм булганнарын модернизацияләү буенча масштаблы программаны гамәлгә ашыралар. Төрле проектлар ярдәмендә узган биш елда 12 мәктәп һәм 21 мәктәпкәчә учреждение файдалануга тапшырылган. 186 балалар бакчасы, 138 мәктәп һәм 36 өстәмә белем бирү оешмасы ремонт көтә. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм хезмәт күрсәтү департаменты директоры Илья Коротихин хәбәр итте.