1 апрель көнне, Казанның "Адымнар - белемгә һәм татулыкка юл" полилингваль комплексы базасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын күтәрүдә алдынгы проектлар технологиясе" темасына киңәйтелгән коллегиясе узды.
Россия Хөкүмәте тарафыннан 2030 елга кадәрге чорга математик һәм табигый-фәнни белем бирү сыйфатын арттыру буенча чараларның комплекслы планы расланды. Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән республикада узган уку елыннан «Физик-математик алгарыш» пилот проекты уңышлы старт алды. Ә быел "ФизХим алгарыш" яңа проекты.
Анда мәгариф идарәләре җитәкчеләре, методистлар, югары уку йортлары һәм өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары вәкилләре, мәктәп укытучылары һәм директорлары катнашында үткән коллегия программасы, бай эчтәлекле иде. Беренче яртысында мәйданчыкларда КФУ, Иннополис университеты, КХТИ, ИРО, Талантлар университеты һәм РОЦ үз эшләнмәләрен тәкъдир иттеләр. Күргәзмәдә “Физмат алгарыш”ны гамәлгә ашыру буенча Яшел Үзәннең 1 нче лицее, Бөгелмәнең 6 нчы мәктәбе, Балтач мәктәбе, Казанның 19 нчы гимназиясе, Иннополис мәктәбе һәм Чаллының 26 нчы гимназиясе тәҗрибә уртаклаштылар. Моннан тыш, Иннополис университеты тарафыннан “Физмат алгарыш” кысаларында интерактив станцияләр күргәзмәсе оештырылган иде.