Татарстан мәктәпләрендә футбол дәресләре кертелә

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

"Мәктәптә Футбол" стратегик проектының инициаторлары – Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия футбол берлеге. Дәресләр өченче физкультура дәресе урынына үткәрелер дип көтелә. Яңалыкларны апробацияләү өчен Казанда әлегә ике белем бирү учреждениесе – 183 нче гимназия һәм 177 нче лицей гына сайлап алынган.

183 нче гимназия әле өч ел элек кенә ачылса да, төбәк һәм бөтенроссия турнирларында җиңгән үз футбол командасы белән мактана ала. Моның өчен бөтен шартлар да бар: мәйданчык, махсуслаштырылган спорт залы, ә иң мөһиме – талантлы педагог. Виктор Борисов үзе элеккеге профессиональ футболчы, ә хәзер физкультура укытучысы булып эшли, ул гимназиядә секция оештырды. Хәзер анда 150дән артык бала шөгыльләнә – алты яшьлек "әзерлек төркеменнән" алып унөч яшькә кадәр шактый тәҗрибәле спортчылар бар.

- Тренер искиткеч, мавыктыра белә. Хәзер футбол безнең өчен яраткан спорт төренә әйләнде, мин малайларның безнең командага эләгергә омтылуларын күрәм, – дип сөйли гимназия директоры Светлана Галинова. – Ә әти-әниләр аңа бик рәхмәтле. Балалар яхшырак укый башлады, тәртиплерәк, максатчанрак була, диләр. Гадәттә, малайлар беренче сыйныфка килгәч, алар хәтта шнурларны да бәйли алмый. Ә аның профильле лагерьларыннан соң алар мөстәкыйль булалар – савыт-саба да юалар, караватлар да җыеп куялар. Менә ул ир-ат тәрбиясе! Тренерның абруе бик зур. Әгәр бала ялкауланса, сыйныф җитәкчесенең "мин тренерга әйтәм" дигән тылсымлы сүзләре бар. Беләсезме, бу ничек эшли! Билгесен шунда ук төзәтә башлый.

Виктор Борисов яңа проектны энтузиазм белән кабул итте. Мәктәп укучылары да футбол дәресләрен шатланып кабул итәр дип ышанам.

- Балалар балалар инде. Без аларга уку программасы кысаларында җиңел атлетика, гимнастика бирәбез икән, алар моны  нигәдер "мәҗбүри" дип кабул итә. Шулай кирәк. Ә менә уеннар аларда шунда ук зур кызыксыну уята. Ә малайлар "футбол" сүзен ишетсә, аларның инде күзләре кыза. Күп кенә кызлар да аңа битараф түгел. Туп белән һәр уен позитив бара. Һәм иң мөһиме – спорт характерны чыныктыра, характерын формалаштыра. Бу проектның тагын бер зур плюсы – үз футболчыларының өстәмә агымы барлыкка киләчәк. Безнең ил бик зур, үз резервларыбыз бар, ә әйдәп баручы клубларда әлегә кадәр бихисап легионер уйный. Россиядә балаларның 10-15 проценты футбол белән күбрәк кызыксынып, аларның 5-10 проценты зур спортка китсә, бу инде бик шәп булыр иде.

177 нче  лицейда да яхшы спорт инфраструктурасы бар һәм биредә дә футбол белән шөгыльләнүгә өстенлек бирелә.

"Мәктәптә футбол" проектының инициаторлары – Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия футбол берлеге. Алар “беренче номерлы спортка” балаларны җәлеп итүгә көч куя.

- Ул күп кенә файдалы сыйфатлар: чыдамлылык, реакция, карарлар кабул итү тизлеген үстерә. Балалар психологик яктан тотрыклырак булалар, –  дип аңлата спорт эшләре буенча директор урынбасары Азат Санатуллов. –  Әмма яңа проектны гамәлгә ашырганда берничә мөһим моментны исәпкә алырга кирәк. Беренчедән, бу кадрлар кытлыгы. Бу сәгатьләрне кем алып барачак? Әйе, бу үзләре спортның уен төрләре белән шөгыльләнгән педагоглар өчен бу әлләни кыен булмаячак. Ә күз алдыгызга китерегез әле, физкультура укытучысы – гимнастка икән? Мин мәктәпләргә күп кенә футбол тренерлары килер дип уйламыйм. Димәк, укытучыларга йөкләнеш артачак. Икенчедән, совет чорында төзелгән учреждениеләр реконструкцияләүгә, спорт инвентаре белән җиһазландыруга мохтаҗ. Аларның максатларга туры килә торган заллары юк. Шунысын да аңларга кирәк, кайбер мәктәпләрдә физкультураның өченче сәгате инде нинди дә булса спорт төре өчен бүлеп бирелгән. Мәсәлән, бездә балалар бассейнда йөзә. Шуңа күрә футбол дәресе өчен башка форма эзлибез. Мөгаен, спорт мәктәпләре белән хезмәттәшлек итәрбез.

Хәер, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында барлык шик-шөбһәләрне да куып таратырга ашыктылар. Биредә бөтен җирдә яңа дәрес кертергә җыенмыйлар. Проектка кирәкле матди-техник һәм кадрлар мөмкинлекләре булган мәктәпләр генә җәлеп ителәчәк. Моннан тыш, классларда укучыларның сәламәтлеге торышы да исәпкә алыначак. Футболга егетләрне болай гына җибәрмиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International