Илсур Һадиуллин «Авыл укытучысы – 2024» конкурсы җиңүчеләре белән очрашты

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Авыл укытучысы – 2024» конкурсы җиңүчеләре белән очрашты. Ул авыл мөгаллимнәренең, тәрбиячеләрнең балаларга белем һәм тәрбия бирүдә тоткан роле зур булуын билгеләп үтте, аларга олы рәхмәтләрен җиткерде. Түгәрәк өстәл артында узган очрашуда катнашучы укытучылар һәм бәйгене оештыручылар үз фикерләре белән уртаклашты. Алга таба бу конкурсның үсеш кыйбласы хакында эшлекле сөйләшү булды.

Конкурста уңышлы чыгыш ясаган мөгаллимнәр һәм тәрбиячеләр министр кулыннан Рәхмәт хатлары, дипломнар кабул итеп алды.

Быел  абсолют җиңүче булып  Лаеш районы Имәнкискә  урта мәктәбенең математика  укытучысы  Лилия Фәрит кызы Шакирова танылды.   Икенче дәрәҗәдәге  дипломга Тукай районы  Мәләкәс урта мәктәбенең музыка укытучысы Эльвина Марат кызы Сәмигуллина лаек булды. Өченче абруйлы урынны Балтач  гимназиясенең  рус теле һәм әдәбияты укытучысы  Венера Әмир кызы  Мостафина һәм Питрәч районы Кощак урта мәктәбенең тарих укытучысы  Екатерина Владимировна Цыкина бүлеште.

Татар һәм рус төркемнәрендә  эшләүче тәрбиячеләр арасында  беренче баскычта –

Биектау районы  Ямаширмә авылы «Йолдыз» балалар бакчасыннан Энҗе  Рәшит кызы Гыйләҗева  белән  Әгерҗедәге 7 нче «Малыш» балалар бакчасыннан Миләүшә Альберт кызы Нургалиева.

Әлки районының Базарлы Матак авылы «Берёзка» бакчасы  укытучы-логопеды Коновалова Наталья Михайловна,  Апас районы Борнаш авылы  «Әллүки» балалар бакчасы тәрбиячесе  «Оста тәрбияче»  «Милли Алсу Рифкать кызы Шәйхетдинова  традицияләр сагында»  номинацияләрендә  дипломга лаек булды.

Шунысын да әйтик: «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп», журналлары быел әлеге бәйгене ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә унберенче мәртәбә үткәрде, шул исәптән авыл тәрбиячеләре анда өченче тапкыр катнашты. Конкурсның йомгаклау этабы Биектау районының Ямаширмә урта мәктәбе һәм «Йолдыз» балалар бакчасы базасында үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International