2021 нче елның 27 гыйнвар көнне Әлмәт районы Түбән Мактама бистәсенең 62 нче «Тирәк» балалар бакчасында, Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, «Гаиләдә, балалар бакчасында һәм мәктәптә Р.Фәхреддин мирасына таянып балаларга әхлак тәрбиясе бирү» темасына дистанцион региональ семинар булып узды. Ул музыкаль сәламләү белән башланып китте һәм «түгәрәк өстәл» артында дәвам итте. «Түгәрәк өстәл» артында хәзерге заманча чорда балага әхлак тәрбиясе бирү темасы бүгенге көндә бик актуаль проблема буларак күтәрелеп чыкты. Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Зарипова Ландыш Нагимулла кызы, Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Җиһаншина Сиринә Мәкъсүт кызы, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе урынбасары Илназ Муллин, Р.Фәхреддин мемориаль музее директоры Гыймранова Диләрә Габделкави кызы, укытучылар, тәрбиячеләр катнаштылар.