Балалар йортларында һәм интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр өчен һөнәри юнәлеш бирүче экскурсия

2021 елның 12 феврале, җомга

Стратегик үсеш агентлыгы ярдәме белән гамәлгә торган «Кушыл һәм уңышлы бул!» программасы кысаларында 10 февральдә «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Республиканың балалар йортларында һәм интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр өчен Кукмара шәһәренә һөнәри юнәлеш бирүле экскурсия оештырдылар.

Россиянең 19 төбәгендә тормышка ашырыла торган «Кушыл  һәм уңышлы бул!» программасының максаты – ятим балаларны һөнәр сайлауга әзерләү.

Экскурсия кысаларында яшүсмерләр Кукмара металл савыт-саба заводында булдылар. Заводның металл савыт-саба җитештерү буенча 70 еллык тәҗрибәсе бар. Яшүсмерләр предприятие тарихын кызыксынып тыңладылар, яңа технологияләр, җитештерү материаллары белән шаккаттылар.

Кукмараның визит карточкасы булып шулай ук танылган итекләр тора. Киез итек-киез комбинатына бару да беркемне дә битараф калдырмады. Хезмәткәрләр тәрбияләнүчеләргә комбинатның тарихы, киез итекләр һәм киез аяк киеме җитештерү процессы турында сөйләделәр. Балалар шулай ук киез аяк киеме ясау процессы өчен кирәкле һөнәрләр турында да белделәр.

Э кскурсия Кукмара туган якны өйрәнү музеенда тәмамланды, анда яшүсмерләр озак еллар дәвамында үз һөнәрләре белән дан тоткан төбәкнең мавыктыргыч тарихы белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International