Россия белән авиаэлемтәсе ачылган илләрдән чит ил студентлары Россия вузларына укырга кайтырга мөмкин. Тик бер шарт белән: ике тискәре ПЦР-тест булуы мәҗбүри. Аңлатмалар Роспотребнадзор сайтында бастырылган.
«Чит ил гражданнары булган студентлар, полимер чылбыр реакциясе (ПЦР) ысулы белән материалны СОVID-19га лаборатор тикшерүнең тискәре нәтиҗәсен раслый торган медицина документы (рус яки инглиз телләрендә) булганда, уку процессына кайтару рөхсәт ителә...» диелә документта. Беренче тикшеренү Россиягә килгәнче өч календарь көн алдан үткәрелергә тиеш түгел, ә икенчесе — РФгә килгәннән соң өч календарь көн эчендә. Россия Федерациясенә килү нәтиҗәләрен алганчы, студентларга изоляция режимын сакларга кирәк.