Татарстанда туган телдә белем алучы мәктәп укучылары арасында рус әдәбияты буенча республика олимпиадасы җиңүчеләре билгеле булды

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

15-17 февральдә Татарстанда туган телдә (рус булмаган) белем алучы мәктәп укучылары арасында рус әдәбияты буенча республика мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Әлеге ярышта 36 муниципаль районнан 7-11 классларда укучы муниципаль этапта тиешле күләмдә баллар җыйган, шулай ук узган елгы Олимпиаданың йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призерлар булган 154 укучы катнашты.

16 февральдә олимпиадада катнашучыларга бер турга (язмача) 3 биремне үтәргә тәкъдим ителде. 1 нче биремне үтәгәндә тарихи-әдәби һәм теоретик-әдәби белемнәр кулланырга; 2 нче биремдә — шигырь текстына тулы анализ ясарга, 3 нче биремдә – тәкъдим ителгән өзек буенча авторны һәм әсәрнең исемен билгеләргә кирәк иде.

Олимпиаданың йомгаклау этабында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы профессорлары һәм доцентларыннан торган мәртәбәле жюри эшләде:

Җиңүчеләр булып түбәндәге катнашучылар танылды:

- Роза Минҗанова, Арча муниципаль районы Апаз урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы;

- Зөбәйдә Габделбәрова, Кукмара муниципаль районы Ч. Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 8 сыйныф укучысы;

- Зөлфия Шәфигуллина, Казан шәһәре Мәскәү районы КФУ каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең 9 сыйныф укучысы;

- Мәрьям Мортазина, Казан шәһәре Киров районы 4 нче интернат-гимназиянең 10 сыйныф укучысы;

Ләйсән Шәрәпова, Чирмешән муниципаль районы Чирмешән лицееның 11 сыйныф укучысы.

Призлы урыннарны Татарстанның 32 муниципаль районыннан 83 укучы алды.

Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы профессоры, Әлфия Галимуллина һәм КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы доценты Антон Афанасьев «Туган (рус булмаган) телдә белем бирә торган мәктәп укучылары өчен рус әдәбияты буенча олимпиадага әзерлек методикасы» дигән темага семинар үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International