«Ел тәрбиячесе» бөтенроссия конкурсы яңа номинация белән тулыланды

2021 елның 19 феврале, җомга

Быелдан «Россия ел тәрбиячесе» бөтенроссия конкурсында, Туган телләр һәм халык бердәмлеге елын үткәрүне исәпкә алып, «Туган телдә тәрбия һәм укыту төркеме тәрбиячесе» дигән яңа номинация кертелде. Бу хакта “Татарстан Республикасында туган телләрне һәм әдәбиятларны укытуда заманча белем бирү траекторияләре” дигән түгәрәк өстәл утырышында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова хәбәр итте.

“Безнең бурыч – балалар бакчаларының һәм мәктәпләрнең туган телләрендә көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итү”, – дип ассызыклады Әхмәтҗанова чыгышы вакытында. “Россия ел тәрбиячесе” конкурсы 11 гыйнвардан 30 декабрьгә кадәр уздырыла. Анда теләсә нинди эш стажы булган һәм теләсә нинди яшьтә мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренең педагог хезмәткәрләре катнаша ала. Чара 12 этапка бүленгән, аларның һәрберсендә финалист игълан ителә. Ел нәтиҗәләре буенча декабрьдә финалга чыккан барлык тәрбиячеләр арасында бердәнбер җиңүче сайланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International