«Адымнар» мәктәбенең шәһәр читендә өстәмә белем бирү үзәге ачылачак

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Быел 1 сентябрьдә «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексының шәһәрдән читтәге өстәмә белем бирү үзәген ачарга җыеналар. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова билингваль мәктәптә түгәрәк өстәлдә хәбәр итте.   

«Шәһәр читендә өстәмә белем бирү үзәге төзелешен төгәлләп киләбез. Ул ел әйләнәсендә балаларны тел сменаларына кабул итәчәк», — диде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларинова «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз-депутатлар берләшмәсенең «Адымнар» полилингваль комплексындагы күчмә утырышында.

Аның сүзләренчә, быел 1 сентябрьгә бу объект гамәлгә кертелер дип көтелә.

«Мәрхәмәт» берләшмәсе депутатлары бүген «Адымнар» мәктәбенең Бичурин урамындагы бинасында экскурсиядә булды. Төрле милләт балаларының иҗади чыгышларын карады. «Адымнар» мәктәбендә бүген 19 милләт укучысы белем ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International