Укучыларга “Цифр дәресендә” пилотсыз автомобильләр дөньяны ничек ничек “күрүе” турында сөйлиячәкләр

2021 елның 5 марты, җомга

10 марттан 28 мартка кадәр ил мәктәпләрендә "Пилотсыз транспорт" темасы буенча "Цифр дәресе" узачак. Бөтенроссия акциясенең яңа дәресе Яндекс экспертлары тарафыннан әзерләнгән. Укучылар һәм укытучылар пилотсыз автомобильләрнең "капоты астына" ниләр барын карый һәм аларның эш принципларын аңлый алачак. Яңа дәреснең максаты 1-11 сыйныф укучыларына пилотсыз автомобильләр нигезендәге технологияләр һәм машинага нәтиҗәле һәм куркынычсыз маршрут төзергә мөмкинлек бирә торган процесслар турында сөйлиячәкләр. Яндекс компаниясе белгечләре үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашачак һәм реаль автомобильләр үрнәгендә автоном транспортның эш принципларын ачыклаячак. Дәрес белемнәрне ныгыту өчен аңлатмалар һәм интерактив тренажерлар белән видеороликлардан тора.

Барлык материалларны да  урокцифры.рф. сайтында карау мөмкин.  Биремнәрне теләсә кайсы вакытта – мәктәптә укытучылар белән яки өйдә, мөстәкыйль рәвештә яки ата-аналар белән башкарырга мөмкин. Укытучылар дәресне сыйныфта үткәрү өчен методик күрсәтмәләрдән файдалана алачак.

Материалларның өч версиясе төрле яшьтәге мәктәп укучылары өчен җайлаштырылган – биремнәр катлаулылык һәм детальләштерү дәрәҗәләре белән аерылып тора. Укучыларга, карталарны һәм сенсорлар мәгълүматларын файдаланып, машинаның урынын билгеләргә, хәрәкәтнең башка катнашучыларын алдан әйтергә һәм маршрутны төзергә яки эшләп бетерергә туры киләчәк.

«Пилотсыз транспорт технологияләре хәзер IТда  булган иң яхшы технологияләрне берләштерә: компьютерлы күрү, машина белән укыту, зур мәгълүматлар белән эшләү. Дәрес программасы мәктәп укучылары бу мәсьәләне җентекләп тикшерә алсын һәм пилотсыз автомобиль кебек шул ук биремнәрне чишәргә тырышсыннар өчен төзелгән, – дип сөйли Елена Бунина, Россиядә Яндекс генераль директоры. – Өлкән сыйныф укучыларына бу өлкәдә нинди күнекмәләр һәм белгечләр кирәклеген белү кызык булачак. Бу булачак һөнәрне үзеңдә сынап карау һәм перспектив юнәлешкә күзаллау өчен бик яхшы мөмкинлек".

"Цифр дәресе" Россиядә өченче уку елы рәттән "Цифрлы икътисад" илкүләм проекты кысаларында уздырыла. Бу вакыт эчендә акция материалларына 32 млн тапкырдан артык мөрәҗәгать иткәннәр. Проект кысаларында әйдәп баручы IT-компанияләр мәктәпләргә дә, ата-аналарга да мөстәкыйль өйрәнү өчен мөмкин булган дәресләр эшли. Дәресләр укучыларга технологияләр һәм программалаштыру белән бәйле һөнәрләр дөньясында ориентлашырга ярдәм итә.

"Без бүген цифрлы икътисад өчен кадрларга гаять зур кытлык күзәтәбез, ул цифрлар "пионерлары" булган  – коммуникацияләр һәм финанс өлкәләре артыннан ук  авыл хуҗалыгына, энергетикага, төзелешкә һәм башка тармакларга кадәр барып җитәчәк. Бу ИТ-белгечләргә тагын да зур ихтыяҗ тудырачак, аларны хәзер үк әзерләргә кирәк ", – дип шәрехли Евгений Ковнир, "Цифрлы икътисад" оешмасы генераль директоры. Агымдагы уку елында тагын 1С фирмасыннан цифрлы җитештерү темасы буенча «Цифр дәресе» узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International