Рөстәм Миңнеханов «Алабуга-Политех» белем бирү үзәген ачу тантанасында катнашты

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга Политех» мәгариф үзәген ачу тантанасында катнашты.

«Алабуга Политех» мәгариф үзәге инженер көллияте базасында оештырылган, ул «Алабуга политехника көллияте» ДАҺОУ белән берлектә, гомуми белем бирү мәктәпләренең 9 нчы сыйныф укучыларын 4.0 Индустрия таләпләренә җавап бирүче һөнәрләр буенча укыту өчен «Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ тарафыннан оештырылган.

«Алабуга Политех»ның яңа корпусы 7,5 мең кв.м, алар сәнәгать робот техникасы һәм мехатроника, сәнәгать автоматикасы, электромонтажы буенча югары технологияле лабораторияләр, FESTOдан лаборатория стендлары һәм мехатрон станцияләр, KUKAның роботлаштырылган ячейкалары, югары вольтлы полигон, химик лаборатория анализы буенча автоматлаштырылган җиһазлар белән җиһазландырылган.

Мәгариф үзәген ачуда Россия Федерациясе мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко, «Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (Ворлдскиллс Россия)» КАБО генераль директоры Роберт Уразов, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Икътисадый үсеш һәм финанслар департаменты директоры Василий Толоко катнашты.

Аннары укытуның һәр юнәлешенең видео-презентацияләре күрсәтелде: сәнәгать робот техникасы, химия анализы, электротехника, сәнәгать автоматизациясе.

«Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев мәгариф үзәгенең киләчәк үсеше перспективалары турында сөйләде. Ул бу үзәкнең төп бурычы – эш бирүчеләрдә кирәкле квалификацияле махсус кадрлар әзерләү, дип ассызыклады. Алар – яңа җитештерүләрнең баш инженерлары, югары технологияле җиһазлар булган цех башлыклары, профильле белгечләр. Тимур Шаһивәлиев шулай ук бүген резидентлардан заманча сәнәгать җиһазларында эшләү өчен белгечләргә реаль гарызнамәләр килүен искәртте. Профильле белемле кадрларга һәм 2 ел профиле буенча эш тәҗрибәсе булган кадрларга ихтыяҗ бар. Өстәмә таләпләр – иң заманча җиһазларда эшләү тәҗрибәсе һәм җиһазлар җитештерүче компаниядән сертификация.

«Алабуга» МИЗ генераль директоры шулай ук билгеләп үткәнчә, әгәр белгечләрне бары тик Казан югары уку йортларында гына әзерләсәк, күпләр соңыннан муниципаль районнарга, аерым алганда, Алабугага кайтырга теләми. Бурыч – «Алабуга Политех» мәгариф үзәге базасында үз һөнәренең осталарын әзерләү.

4 ел дәвамында «Алабуга» МИЗ резидент-заводларының гамәлдәге инженерлары җитәкчелегендә «Алабуга Политех» студентлары эш бирүчеләрдә кирәкле белем һәм күнекмәләр алалар, заманча сәнәгать җиһазларында эшләргә өйрәнәләр. Уку тәмамлангач, «Алабуга Политех»ны тәмамлаучы soft һәм hard skills үсеш алган профессионал, белгечлеге буенча 2 ел өзлексез эш тәҗрибәсе һәм МИЗ предприятиеләрендә эшкә урнашу гарантиясе булган, халыкара җиһазлар җитештерүче тарафыннан сертификацияләнгән белгеч булачак. Моннан тыш, биредә «Алабуга Политех»ны тәмамлаучыларга лаеклы хезмәт хакы тәкъдим итә алалар, бу яшь белгеч өчен мөһим.

Моннан тыш, «Алабуга Политех»ка Алабугадан яшүсмерләр килә ала һәм инженер фәннәрен, кирәкле белгечлекләрне үзләштерә ала, дип ассызыклады Тимур Шаһивәлиев. «Мәгариф үзәгенә зур ярдәм – «Алабуга» МИЗ резидентлары үз инженерларын яшьләрне укытырга җибәрә алалар", - диде ул.

«Алабуга Политех» мәгариф үзәген карау барышында кунаклар сәнәгать автоматикасы, сәнәгать робот техникасы, мехатроника, электротехника лабораторияләрендә булдылар. Аларга шулай ук электротехник полигон, Pythonда программалаштыру буенча сыйныф, башка уку аудиторияләре күрсәтелде.

Хәзерге вакытта «Алабуга Политех» мәгариф үзәгендә 200 студент белем ала.

Моннан тыш, мәгариф үзәгендә Татарстан Республикасы һәм «Ворлдскиллс Россия» агентлыгы арасында килешүгә имза салынды. Килешү «Ворлдскиллс технологияләр үзәге» коммерциячел булмаган автоном оешмасының эшчәнлеген тулысынча булдыруны һәм тәэмин итүне күздә тота. Үзәк Казанда урнашачак һәм «Ворлдскиллс» стандартлары буенча компетенцияләрне бәйсез бәяләү технологияләрен, Россия җыелма командасын «Ворлдскиллс» халыкара чемпионатларына әзерләү һәм кадрлар әзерләү буенча кирәкле программаларны эшләүгә юнәлдерелгән уникаль проект булачак.

«Ворлдскиллс» технологияләр үзәге төзелеше WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты мирасы программасын гамәлгә ашыру кысаларында планлаштырылган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка дәрәҗәле кунаклар барында үзәкне оештыру турындагы документка «Ворлдскиллс Россия» генераль директоры Роберт Уразов һәм ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин кул куйды.

Шулай ук «Алабуга Политех» мәгариф үзәге студентларын сертификацияләү предметына сәнәгый җиһазлар (KUKA, Schneider Electric, Festo Didactic) җитештерүче компанияләр арасында килешү имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International