Россия укучылары текстларны яхшырак саный һәм аңлый башлады

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

- Пандемиягә һәм узган уку елының соңгы чирегендә укучылар дистанцион укуда булуга карамастан, бездә уку һәм математик грамоталылык буенча нәтиҗәләрнең яхшы динамикасы күзәтелә, дип ассызыклады мәгариф министры Сергей Кравцов. Педагоглар да, мәгариф идарәсе органнары да безнең мәктәп укучыларының белем сыйфатын саклап калу һәм булган дәрәҗәне киметмәү өчен барысын да эшләде. Укучыларыбызның теоретик белемнәрне гамәлдә куллана белүе җентекле анализ һәм эш таләп итә.

Исегезгә төшерәбез, мәктәп укучыларының белем сыйфатын өйрәнү буенча берничә халыкара тикшеренүләре бар, аларда төрле илләрдән укучыларның белемнәре һәм күнекмәләре чагыштырыла. Иң танылганнары – PISA, PIRLS һәм TIMSS. "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында шундый  бурыч тора: Россия мәктәп белеме сыйфаты буенча дөньяның иң яхшы илләре унлыгына керергә тиеш. Һәм нәкъ менә шушы халыкара тикшеренүләр буенча аның нәтиҗәсе санала. Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор мәгълүматлары буенча, Россия инде 13,5 урында тора. Ягъни унлыкка керү өчен әлләни күп тә калмаган.

PISA моделе буенча соңгы тикшеренү Россиянең 40 төбәгендә узды. Анда 200 мәктәп һәм көллиятнең 6 мең 15 яшьлек укучылары катнашты. Укучылар белеме буенча Россия укучыларының нәтиҗәсе 2019 елда 488 баллдан 2020 елда 492 баллга кадәр артты. Математик грамоталылык күрсәткече тагын да күбрәк үскән – 483 дән 494 баллга кадәр. Табигый-фәнни грамоталылык буенча нәтиҗә бераз кимеде – 479 дан 472 баллга кадәр. Экспертлар моны пандемия аркасында вакытлыча мәктәп укучыларына балалар технопаркларына бару мөмкин булмау, мәктәпләрдә физик, химик, биологик һәм башка лаборатория эшләре булмау белән бәйлиләр.

"Тикшерүләр төбәкләр төрле карантин чаралары керткән катлаулы шартларда үткәрелде", – дип сөйләде Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев. Шул ук вакытта ул Россия укучыларының нәтиҗәләре динамикасына түбән белем бирү нәтиҗәләре булган мәктәпләргә ярдәм итү буенча "500+" программасын гамәлгә ашыру уңай өлеш кертүен билгеләп үтте. Шулай ук мәктәпләр үз дәресләрендә куллана ала торган функциональ грамоталылык буенча ачык банк формалаштыру да уңай нәтиҗә бирде.

Мәгариф министры Сергей Кравцов ассызыклаганча, Россия укучыларын табигый-фәнни әзерләүгә аерым игътибар бирү планлаштырыла. Укучылар дәрестә практик биремнәр үти алсын өчен, барлык авыл мәктәпләре дә кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International