Татарстанда елның иң яхшы яшь укытучылары — Чаллы һәм Казан педагоглары

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанда һөнәри белем бирү оешмалары арасында «Елның иң яхшы яшь укытучысы» республика конкурсы тәмамланды. Җиңүчеләрне ике категориядә сайладылар – бер елдан өч елга кадәр һәм өч елдан артык педагогик стаж булганнар. Беренче юнәлештә Чаллы технология техникумы педагогы Линара Яһудина, икенче юнәлештә Казан төзелеш көллиятеннән Эрсен Минһаҗев җиңү яулады.

«Конкурста Татарстанның 76 һөнәри белем бирү оешмасыннан 35 яшькә кадәрге ике категория буенча 92 яшь укытучы катнашты», — дип сөйләделәр Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Ярышның читән торып  туры 25 февральдән 5 мартка кадәр узды, бу вакыт эчендә жюри конкурс материалларын бәяләде. Аның нәтиҗәләре буенча ярышларда 59 конкурсант узды.

Турыдан-туры тур 15 марттан 14 апрельгә кадәр барды. Башта катнашучылар “Ачык видеодәрес” кебек сынау узды. Жюри дәреснең эчтәлеген, методик алымнарның оригинальлеген бәяләде. 30 конкурсант сайлап алынды – һәр категориядә 15әр укытучы.

Аннары педагоглар өчен  "Автопортрет" һәм "Проект төркеме эше" сынаулары узды, алардан соң 20 катнашучы калды – һәр категориядә 10ар. Чираттагы сынау бүген «Һөнәргә кереш» дәресе рәвешендә узды. Жюри һәр категориядә бишәр конкурсант сайлады. Бәйге ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында панель дискуссия белән тәмамланды.

Бер елдан өч елга кадәр хезмәт стажы булган  катнашучылар категориясендә икенче урынны Бөгелмә машина төзелеше техникумы укытучысы Эльвира Алиева, өченче урынны – Казан радиомеханика көллиятеннән Екатерина Ульянова алды. Өч елдан артык эш стажы булганнар категориясендә Казан технология һәм дизайн көллияте педагогы Мария Веледенская – икенче, Казан педагогика көллиятеннән Эльвира Әмирова өченче урынны яулады. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы "Мәгариф" илкүләм проекты буенча Казан педагогика көллияте базасында оештырылган һөнәри әзерлек үзәге базасында узды. Конкурс социаль статусны күтәрүгә, яшь укытучыларның иҗади потенциалын ачуга һәм һөнәри компетентлыгын камилләштерүгә, шулай ук педагогик хезмәткәрләрнең иң яхшы тәҗрибәләрен таратуга юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International