Фән һәм югары белем министрлыгы: югары уку йортын алмаштырган чакта студент өчен бюджет урынын саклап калачаклар

2021 елның 5 июне, шимбә

Фән һәм югары белем бирү министрлыгы уку юнәлешләрен үзгәрткәндә студент артында бюджет урыны саклансын өчен эш алып бара.

 

Бу хакта Петербург халыкара икътисадый форумында фән һәм югары белем министры урынбасары Елена Дружинина хәбәр итте.

Искәртеп узабыз, күптән түгел "РФдә мәгариф турында"гы законга төзәтмәләр кабул ителгән иде, алар студентларга документларны конкрет әзерлек юнәлешенә түгел, ә эреләндерелгән белгечлек төркеменә тапшырырга мөмкинлек бирә. Шулай ук студентларның 2 курстан соң әзерлек юнәлешен үзгәртү хокукы барлыкка килде. Әмма студентны күчерү өчен вуз аңа яңа юнәлештә бюджет урыны бирергә тиеш.

- Хәзер академик мобильлек системасы нәкъ менә бездә эшләп бетерелә, элек мондый мөмкинлек юк иде, - дип өземтә китерә массакүләм мәгълүмат чаралары Дружинина чыгышыннан. - Студентларда бюджет урыны белән бер вуздан башка университетка һәм хәтта башка төбәккә күчү мөмкинлеге булсын өчен, без эш алып  барабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International