ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков университет технологик эшкуарлыгының экосистемасы вәкилләре белән очрашты. Очрашу 20 нче Россия венчур форумы кысаларында узды. Очрашуда Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев, югары уку йортлары ректорлары, стартап-проектлар әзерләүчеләр катнашты.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республика үз-үзен тәэмин итәрлек икътисадлы сәнәгать ягыннан үскән төбәк. Татарстанда төяп җибәрелгән продукция күләме 2025 ел нәтиҗәләре буенча 6 трлн сумга җитте, ә республика территориясендә формалаша торган барлык төр салымнар күләме 1,8 трлн сум тәшкил итте. Татарстан Рәисе ассызыклаганча, икътисадның тотрыклы үсеше югары квалификацияле кадрлардан һәм фәнни базадан башка мөмкин түгел.
Очрашуда Университет технологик эшкуарлыгы платформасы бүген миллионга якын кешене, 519 югары уку йортын һәм Россиянең 87 төбәген берләштерә, дип билгеләп үтелде.