Псков өлкәсенең А.С. Пушкин исемендәге «Михайловское» Бөтенроссия дәүләт музей-тыюлыгы мәйданчыгында «Мәктәп классикасы» проектында катнашучы мәктәп театр коллективлары чыгыш ясады. Мәскәү, Татарстан Республикасы, Курск, Самара, Тамбов, Тула һәм Псков өлкәләреннән килгән балалар «Могҗизалы мизгел» спектакль-фантазиясен күрсәттеләр. Чара рус теле һәм Пушкин көне алдыннан узды, ул 6 июньдә билгеләп үтелә. Бөтенроссия проектында катнашучыларны һәм кунакларны Россия Федерациясе мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев һәм Псков өлкәсе губернаторы Михаил Ведерников сәламләделәр. Проект Россия мәктәп укучылары хәрәкәте тарафыннан Б.Щукин исемендәге театр институты белән берлектә Россия мәгариф министрлыгы ярдәме белән эшли башлады.
Мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев билгеләп үткәнчә, А.С. Пушкин иҗаты белән бәйле истәлекле урыннарда мондый масштаблы чараны уздыру – әһәмиятле вакыйга, һәм төрле төбәкләрдән килгән балаларны берләштерүче мондый проектларга актив ярдәм күрсәтеләчәк.
«Мин ышанам ки, пандемия үткәндә калачак, һәм монда — “Михайловка”дагы аланда да йөзләгән мең кеше җыелачак», — дип белдерде Александр Бугаев.
«Мәктәп классикасы» проекты 2021 елның мартыннан тормышка ашырыла. Берничә ай дәвамында төрле төбәкләрдән килгән мәктәп театрлары үз эшләрен тәкъдим итте. Киләчәктә проектта катнашучылар саны артыр дип көтелә, ул мәктәп укучыларының, бөтен ил педагогларының иҗади потенциалын күрсәтү, театр сәнгате өлкәсендә киң үсеш алган һәм профессиональ программаларны методик яктан тәэмин итү өчен шартлар һәм мөмкинлекләр тудыру өчен универсаль мәйданчык булачак.
«Без мондый якты проектлар күбрәк булсын өчен барысын да эшләячәкбез, бу бик мөһим класстан тыш эш. Үзмаксатларыңны тормышка ашыру – хәзерге вакытта яшь буынның иң мөһим сорауларының берсе», - дип йомгаклады Александр Бугаев.
Белешмә
«Мәктәп классикасы» проекты Россия мәктәп укучылары хәрәкәте тарафыннан Б.Щукин исемендәге театр институты белән берлектә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Проектның төп нәтиҗәләреннән берсе – 2024 елга кадәр Россия Федерациясе мәктәп театрларын үстерү программасын эшләү һәм педагогларның һөнәри һәм шәхси үсеше өчен шартлар тудыру.