Профильле дәрәҗәдәге математика буенча бердәм дәүләт имтиханы 7 июньдә штат режимында узды, имтиханнар барышында җитди кимчелекләр һәм хокук бозулар теркәлмәде, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт.
Имтиханга 393 меңгә якын кеше теркәлгән, шул исәптән 360 мең чыгарылыш сыйныф укучысы.
Бу көнне БДИ оештыру өчен имтиханнар үткәрүнең якынча 5,1 мең пункты җәлеп ителде. Имтихан үткәрү барышын мониторинглауны 13 меңнән артык иҗтимагый күзәтүче, шул исәптән 1520 федераль иҗтимагый күзәтүче башкарган.
БДИ үткәргәндә Роспотребнадзор тәкъдим иткән эпидемиологик иминлекнең барлык чаралары да үтәлде. БДИ уздыруның барлык пунктлары һәм аларга якын территорияләр Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләре тарафыннан сакланган.
Профильле дәрәҗәдәге математика буенча билгеләнгән минималь балл 27 балл тәшкил итә. Имтиханда катнашучылар үз нәтиҗәләрен 23 июньнән дә соңга калмыйча белә алачак.
Авыру яки башка җитди сәбәп буенча имтихан бирүдә катнаша алмаучылар аны резерв көннәрдә (29 июнь һәм 2 июль), йә өстәмә чорда (июль аенда) тапшыра алачак. Россиядә БДИ бер үк вакытта мәктәптә чыгарылыш имтиханы һәм вузга керү имтиханы булып хезмәт итә. Россия мәктәбен тәмамлау турында аттестат алу өчен рус теле һәм математикадан БДИ кирәк.