Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Бөгелмәнең 6 нчы мәктәбе Россиянең иң яхшы техник профильле югары уку йортлары өчен абитуриентлар әзерләүче ике йөз мәктәбе арасында 163 нче урынны алды. Уку йорты 1952 елда ачылган. Биредә 1184 укучы белем ала һәм 78 педагог укыта. 6 нчы мәктәп төбәк физик-математик белем бирү үзәге статусына ия. Ул шулай ук РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән "Мәгариф" илкүләм проектының "Санлы белем бирү мохите" проектында һәм чит телләрне үстерү буенча муниципаль мәйданчыкта катнаша.
“5-9 нчы сыйныфларда укучылар математика, физика, инглиз телен тирәнтен өйрәнәләр. 10-11 сыйныфларда технологик һәм гуманитар профильле укыту оештырылган ", - дип хәбәр иттеләр муниципалитетның матбугат хезмәтендә.
Мәктәптә өч фәнни җәмгыять, 45 иҗади түгәрәк һәм студия, 12 спорт секциясе эшли. Моның нәтиҗәсе – балаларны интеллектуаль-иҗади конкурсларга һәм олимпиада хәрәкәтенә күпләп җәлеп итү. Ел саен мәктәп төрле фәннәр буенча төбәк һәм бөтенроссия дәрәҗәләре олимпиадалары призерларын әзерли.
"2020 елда мәгариф оешмасы Россиянең алдынгы вузларына укуырга кергән чыгарылыш сыйныф укучылары саны буенча РФның RAEX рейтинг агентлыгы топ-300 мәктәбенә һәм Татарстанның 20 иң яхшы мәктәбе исемлегенә керде", - дип билгеләп үттеләр район хакимиятендә.
Мәгариф оешмасының үзендә, югары уку йортлары галимнәрен һәм укытучыларын балалар һәм педагоглар белән эшләүгә җәлеп итү исәбенә уңай нәтиҗәгә ирешелә, дип ассызыкладылар. Шулай ук ата-аналар һәм җәмәгатьчелек, укытучыларның һөнәри осталыгы белән актив хезмәттәшлеккә дә зур игътибар бирелә.
Россиянең топ-200 уку йорты исемлегендә шулай ук Казанның физика-математика профильле 131 нче лицее кергән, ул анда 17 нче урынны алган. КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицее 33 нче урында, IT-лицей 47 нче баскычта. Казанның 7 нче лицей-интернаты 102 нче урында, Казанның 145 нче лицее 169 нчы баскычта. Чаллының 26 нчы гимназиясе рейтингта 120 нче урында. Рейтингның беренче урынында – Мәскәүнең 1580 нче Бауман инженерлык мәктәбе. Уку йорты Бауман исемендәге МГТУ белән тыгыз бәйләнгән. Иң яхшылар бишлегенә шулай ук МДУ һәм Новосибирск дәүләт университеты каршындагы махсус укыту-фәнни үзәкләре (СУНЦ), МИФИ Предуниверситариясе һәм Санкт-Петербургның 239 нчы президентлык физика-математика лицее керде.