Казанда дәүләт йомгаклау аттестациясенә тугызынчы сыйныфларның 11 мең 641 укучысы һәм 6101 унберенче сыйныф укучысы кертелде. Имтихан уздыру өчен 140 пункт әзерләнгән: 25 БДИ пункты, 44е – ТДИ, җиде пункт - ДЧИ, 64 пункт – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен өйләренә имтихан уздыру өчен. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов белдерде.
«Чираттагы уку елы 148 мең укучы өчен тәмамланды. Аның тәмамлануы Казан Кремлендә меңләгән яшь казанлыларны һәм аларның әти-әниләрен җыйган "Соңгы кыңгырау" һәм "Балаларны яклау көне" бәйрәмнәре ярдәмендә истә кала торган булды (...) Кече сыйныф укучыларын өч ай ваемсыз ял көтә, ә өлкән сыйныф укучылары өчен кайнар вакыт җитте", - дип билгеләде үзенең чыгышында Ризванов.
Имтиханнар 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк. 12 июльдән 17 июльгә кадәр өстәмә чор каралган – нигезле сәбәпләр аркасында төп даталарда имтиханда катнаша алмаганнар өчен.
"Эпидемиологик хәл йомгаклау аттестациясе кагыйдәләренә үзгәрешләр кертте. Әгәр дә пандемиягә кадәр аттестация өчен рус һәм математика буенча мәҗбүри БДИ тапшыру таләп ителсә, хәзер урта гомуми белем турындагы документны рус теле һәм математика буенча дәүләт чыгарылыш имтиханын (ГВЭ) тапшырып алырга мөмкин <...> Бу аттестация форматын вузга керергә планлаштырмаганнар сайларга мөмкин ", - дип аңлатты докладчы.
Казанда ДЧИны 231 укучы тапшырачак. Югары белем алырга җыенган чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИ тапшырырга кирәк, аттестат алу өчен рус теленнән канәгатьләнерлек имтихан бирү дә җитә.
"Фәннәр буенча БДИ штат режимында үткәреләчәк. Чыгарылыш сыйныф укучылары теләсә нинди предметларны сайлап алырга мөмкин ", - дип ачыклык кертте Ризванов.
Спикер сүзләренчә, БДИ тапшыру өчен чыгарылыш укучыларының иң популяр дисциплиналары – профильле математика, җәмгыять белеме, физика, информатика һәм ИКТ, биология, инглиз теле һәм химия. Беренчел мәгълүматлар буенча, бик яхшы билгеләренә дәүләт үрнәгендәге аттестатка 11 сыйныф укучыларының 829 (13,6%) дәгъва итә (2020 елда – бу сан 779 (12,59%).
Быел медальләр өчен, бик яхшы йомгаклау билгеләреннән тыш, чыгарылыш сыйныф укучысына мәҗбүри рус теле буенча кимендә 70 балл алырга һәм башка фәннәр буенча минималь баллар саныннан ким булмаган балл алырга кирәк. Ә рус теле һәм математикадан ДЧИны бик яхшы бирергә кирәк.